Украина Кораллы көчләренең элекке башкомандующие Валерий Залужный һәм югары дәрәҗәдәге берничә командующий Украина президенты Владимир Зеленскийның Курск өлкәсенә бәреп керүенә каршы чыккан булган. Бу хакта “Газета.ру” “Politico” газетасы мәгълүматларына таянып яза.
Газета чыганаклары ачыклаганча, Залужный башкомандующий вазыйфасында булганда, Россиянең иске төбәкләренә бәреп кергәннән соң, Украина хәрбиләренең “икенче адым”ының ниндирәк булачагын күз алдына китерә алмаган. Ул Зеленскийдан да бу сорауга җавап таба алмаган. Шуңа күрә басып алу омтылышын, авантюра, дип билгеләгән.
Исегезгә төшерәбез: 8 февральдә Зеленский Залужныйны Украина армиясе башкомандующие вазыйфасыннан отставкага җибәреп, бу вазыйфага Украинаның коры җир гаскәрләре командующие – Владимир өлкәсендә туып үскән, Мәскәү хәрби училищесын тәмамлаган Александр Сырскийны билгеләде. Ә икенче көнне Украина президенты Залужныйга Украина Герое исемен бирде. Хәзер ул Бөекбританиядә илче булып эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез