Заводның газүткәргечендә шартлаудан янгын чыккан

Башкортстанның Стәрлетамак нефть химиясе заводында бик җитди шартлау булган. Җир өстендәге газүткәргеч шартлап, янгын чыккан. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан бирегә шундук 20 белгеч һәм 6 берәмлек техника җибәргән.

Зыян күрүчеләр турында әлегә бернинди дә мәгълүматлар юк. Хакимияттәгеләр һәм ашыгыч хезмәтләр шартлау булган урында эшләүләрен дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: Стәрлетамак нефть химиясе заводы төбәктә мөһим предприятие булып тора. Биредә каучук, авиация ягулыгы, катализаторлар кебек бик күп химия продукциясе җитештерелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре