Газетага язылу

«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында өстәмә конкурс игълан ителде

Татарстан Республикасында «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында өстәмә конкурс буенча мәдәният хезмәткәрләрен сайлап алу игълан ителде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Программа авыл торак пунктлары, эшчеләр бистәсе, шәһәр тибындагы бистәләр яисә халкы 50 меңгә кадәр тәшкил иткән шәһәрләргә эшкә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен күздә тота.

Программа Россия Федерациясенең «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм авыллардагы мәдәният учреждениеләренең кадрлар потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән.

Гаризалар 2026 елның 25 октябренә кадәр кабул ителә.

Элемтә өчен телефон: 8(843)293-30-43 – «Таткультресурсүзәк» ДБУнең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре