Газетага язылу

“Зеркало Будущего PRO” V Бөтенроссия балалар-яшьләр фильмнары фестивале булачак

Фестиваль Алтай республикасының Таулы Алтай шәһәрендә үткәреләчәк. Анда кино төшерү белән кызыксынучы һәм кино төшерүче 12-18 яшьлек балалар, педагоглар, шулай ук кино индустриясендә эшләүче профессионаллар җыелачак.

Фестиваль быел 3-11 июльдә узарга тиеш. Анда катнашу өчен яшь кинематографистларга биш юнәлешнең берсе:
- уен киносы,
- анимацион кино,
- документаль кино,
- форматлар һәм кинобию юнәлешләреннән берсен сайлап алып, үзләренең хезмәтен җибәрергә кирәк.
Бу хезмәтләр 2021 елдан соң иҗат ителгән булырга, рухи-әхлакый кыйммәтләрдән торырга, дуслык, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, табигать, гармония турында һ.б. сөйләргә тиеш.
Хезмәтләргә карата таләпләр һәм башка шартлары турында зеркалобудущего.рф. сайтында танышырга мөмкин.
Гаризалар 2023 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә.

Шулай ук фестиваль кысасында “История, достойная фильма” балалар һәм гаилә киносы Бөтенроссия яшьләр конкурсы үткәрелә.
Ике номинациядә:
- “Иҗат һәм тормышта иҗади чагылыш”,
- “Россия: ачык код” номинацияләрендә.
Җиңүчеләрнең сценарийлары нигезендә кыска метражлы фильмнар төшереләчәк, яшь сценаристлар титрларда автордашлар буларак күрсәтеләчәк.
Конкурска хезмәтләр 2023 елның 31 мартына кадәр зеркалобудущего.рф/story сайтында кабул ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре