Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында композитор Зифа Нагаевага "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исем бирелде.
Абруйлы бүләкне аңа Татарстан Президенты тапшырды.
Зифа Вәли кызы Нагаева - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2003 ел), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2011 ел), җырчы, шагыйрә, композитор, автор-башкаручы. 500дән артык җыр авторы.
Зифа Нагаева 1956 елның 1 мартында Аургаза районының Иске Итикәй авылында туган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез