Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешүе уңаеннан фикерләре белән уртаклашты:
– Тантаналы чарага күтәренке кәеф белән килдек. Чөнки Рөстәм Миңнехановның сайлауда зур җиңү яулавы – халыкның бердәмлеге, аңа булган зур ышанычы билгесе. Татарстан Рәисе күп сөйләп тормый, ул эш белән күрсәтә. Моңа кадәр булган Юлламаларында да ул һәрвакыт: «Без халык белән бергә булырга, халыкны ишетеп эшләргә тиеш», – дип әйтте. Бүгенге юллармы, мәктәпләр төзүме – кайсын гына алсаң да, моңа дәлил. Сайлаулар нәтиҗәсе халыкның Рөстәм Нургали улын хуплавын күрсәтә. Замана җиңелдән түгел. Республикабыз авыр шартларда да уңай күрсәткечләр белән алга бара. Мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш тармакларында да без Россия күләмендә беренче. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән дә тыгыз элемтәдә ярдәмләшеп, гаиләләренә дә таяныч булып торабыз. Шушы темпларны югалтмыйча эшләү бердәмлегебезне таләп итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез