Аның кул астында тимер дә «яфрак яра, чәчәк ата». Арчада яшәүче Зөлфәт Абдуллин турында әнә шулай диләр. Нинди генә бизәкләр ясамый да, кая гына кунмый ул оста тимерче ясаган бизәкләр. Капка-коймалар, атынгычлар, гөл савытлары... Кем нәрсә сорый, тимердән шуны ясап бирә Зөлфәт.
 
 
Барысы да туган көн бүләгеннән башлана. 27 яшьлегенә эретеп ябыштыру аппараты бүләк итеп сөендерәләр аны. Аннары ул башкаларны сөендерә башлый.
– Башта үземә эшләдем, аннан күршеләргә, күршеләрнең күршеләренә. Шуннан әкренләп эш китте. Социаль челтәрләр бик юк иде әле ул вакытта. Иң яхшы реклама «сарафан радиосы» диләр бит. Минем бу эш белән шөгыльләнә башлавыма быел менә җиде ел була. Бер заказ биргән кеше ел саен нидер ясатып ала, – ди оста.
Зөлфәт Арчадагы данлыклы педагогика көллиятенең музыка бүлеген тәмамлаган, фортепиано буенча мөгаллим. Армиягә киткәнче, ике ел мәктәптә эшләргә дә өлгерә. Ә күңелдәге матурлык, рухи байлык, кем кайда нинди эштә хезмәт куйса да, аның үзе белән йөри. Зөлфәт белән дә шулай.
Моңлы күңелле тимер остасының хатыны Эмилия белән танышулары да очраклы рәвештә килеп чыккан. Егет кызга ялгышып, башка кешенең номерын бутап шалтырата. Беренче сөйләшү соңгысы булмый, яшьләр аралаша башлый. Эмилия – Башкортстан кызы. Зөлфәт белән танышканда Казанда финанс-икътисад институтында белем алып йөри. Ул укуын тәмамлагач, яшьләр гаилә кора һәм Арчага кайтып урнашалар.
– Мине илһамландыручы да, әйдә, син булдырасың, курыкма, эшлибез, дип көч биреп торучы кеше дә – Эмилия, – ди Зөлфәт. Әлбәттә инде, хатынның финансист булуы да эшне көйләп, санап алып барырга ярдәм итә.

Тимергә бәя арту да, кризис та Зөлфәтләрнең эшләренә тәэсир итмәгән. Аллага шөкер, заказлар күп, өйдә торган да юк, ди.
– Бер елны кешеләр күп итеп атынгычка заказ бирсә, икенче елга капка һәм койма була. Быел менә бөтен кеше диярлек мангал ясата. Атынгычларга заказ бөтенләй юк диярлек, ә узган ел ясап өлгерә алмадык. Заказларның нәрсәгә бәйле рәвештә үзгәрүе үзебезгә дә кызык. Ләкин асылын аңламыйбыз, – дип елмая Зөлфәт.
Эш кешене түгел, кеше эшне таба, диләр бит. Зөлфәттә – шуның бер мисалы. Югыйсә эретеп ябыштыручылар да, капка-койма ясаучылар да буа буарлык. Үзен дә, үзе белән эшләүче өч егетне дә эшле иткән Зөлфәт. Теләүче булса, тагын кеше алырга әзер ул. Ләкин андыйлар бик күренми икән. Менә шундый гаҗәп хәл. Берәүләр авылда эш юк дип зарланганда, икенчеләре эшләргә кеше таба алмый. Зөлфәтләргә исә тагын да күбрәк эшләргә, башкаларны сөендерергә туры килә.
Зөлфия Хәлиуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез