Газетага язылу

Зур юллар тагын да яхшырачак

Соңгы ике елда Татарстанда 200 чакрымга якын федераль юл төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу хакта журналистларга 2024–2025 елларда башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Юл федераль агентлыгының Идел–Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев әйтте.

– Арада иң әһәмиятлеләреннән – 2024 елда Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын һәм былтыр Сокуры авылын урап узу юлын кулланышка тапшыру, – диде ул.

Илдар Минһаҗев сүзләренә караганда, соңгы ике елда республикада 111,5 чакрым федераль юл төзекләндерелгән. «Әлеге киң күләмле проект кысасында М7 трассасында Чаллыдан алып Башкортстан чигенә кадәр юлда полосалар санын икедән дүрткә кадәр арттырдык. Иннополис янында да шундый ук эшләр башкарылды. Уйлап кына карагыз: төп проектларны тормышка ашыру барышында без 18 яңа күпер, шул исәптән Чулман елгасы аша да, 29 юлүткәргеч салдык. Барлыгы 2 миллион 897 мең тонна асфальт-бетон түшәлде. Нәтиҗәдә дистә еллар буе омтылган максатка ирештек: хәзер М7 трассасының барлык төп юнәлешләре 1Б категориясенә туры килә, дүрт яки алты полосалы», – диде идарә җитәкчесе.

Булганын карап тору да мөһим. Соңгы ике елда 200 чакрым озынлыктагы федераль юл өслеген яңартканнар. «Бу уңайдан иң зур эшләр Казан, Чаллы агломерацияләренә һәм М7 трассасына туры килде. 2030 елга федераль юлларның 85 проценты норматив торышка туры килергә тиеш. Бүген әлеге күрсәткеч – 73 процент, – диде Илдар Минһаҗев. – Юл эшләре кысасында Архаровка (Казан–Оренбург трассасында) һәм Тоша (Казан–Буа–Ульяновск юнәлешендә) елгалары аша күперләрне ремонтлап бетердек. Юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатыннан, 530 чакрым озынлыктагы электр линияләре сузылды. Ике ел эчендә 126 миллиард 477 миллион 283 мең сумлык эш башкарылды. Бу – бик зур эш һәм без әлеге юлны бергәләп үттек», – диде Илдар Минһаҗев.

Зур юллар алга таба да яхшырачак. «Аерым алганда, быел Ижау шәһәренә илтә торган М7 юлында (хәзер ул Р243 Кострома–Шарья–Киров–Пермь, Ижау шәһәренә, М12 «Көнчыгыш» трассасына керү юлы дип атала) капиталь ремонт эшләрен төгәлләячәкбез. Биредә полосалар саны икедән дүрткә кадәр артачак. Р239 Казан–Оренбург юлының Баулы һәм Бөгелмә районнарына туры килгән өлешләрендә дә шундый ук эш башкарылачак. Р241 Казан–Буа–Ульяновск юлын киңәйтү эшенә тотынырга да ният бар. Чуашстан чигеннән алып Шәлегә кадәр М7 трассасы тулысынча яктыртылачак. Боларның барысына да юлдагы иминлек турыдан-туры бәйле», – диде Илдар Минһаҗев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре