Зур Кукмара авылыннан Илнур Нурмөхәммәтов ел саен үзенең 1949 елгы «М-72» мотоциклы белән парадта катнаша. Бу мотоцикл Илнурга бик кадерле, ул – аңа әтисеннән калган истәлекле ядкәр.
 – Минем әти 1941 елгы иде. «М-72» – «Урал»ның бабасы, аны Свердловскиның Ирбит дигән шәһәрендә ясаганнар. Ә менә әти әлеге тимер атны кайдан алганы турында мәгълүмат юк. Әмма ул аңа утырып йөргән, дигән уй гына да күңелгә җылылык бирә. Мотоцикл озак вакытлар гаражда торды, һәм көннәрдән беркөнне мин кадерле истәлекне торгызырга уйладым. Моның өчен аны тулысынча сүтеп җыярга, буярга, ремонтларга туры килде. Техниканы яратам, чөнки кечкенә чактан тимер-томыр арасында казынып үстек. Шушы мәхәббәт нәтиҗәсендә мотоциклны шундый матур хәлгә китерә алдык дип уйлыйм, – ди ул.
 Якташыбызның ватан¬пәрвәрлек хисләре парад белән генә чикләнми, махсус хәрби операция башланганнан бирле андагы егетләргә гуманитар ярдәм алып бару белән дә шөгыльләнә. Ул махсус хәрби операция зонасына тугыз тапкыр гуманитар йөк илткән.
Ризилә Корбанова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез