Бүгенгә һава торышы: 16 градуска кадәр җылы һәм яңгырлы булачак

Бүген, 25 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, әмма җылырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, шулай ук Казанда, бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән талгын җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Көндез һава температурасы республикада +11..+16, Казанда +11..+13 градус тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү