Татарстанда ”Алтын каләм” бәйгесенең финал этабы башланды. Яшь журналистларны барлау максатыннан оештырылган әлеге бәйге быел 24 нче мәртәбә үткәрелә. Элегрәк ул теплоходта, берничә көнлек сәяхәт рәвешендә уза иде. Быел исә яшь каләмчеләрне ”Идел” яшьләр үзәгендә җыялар.
Фестивальнең төп бүләге – КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бушлай уку. Шуңадырмы, катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел 200ләп гариза кабул ителгән. 120 катнашучы финал этабына чакыру алган.
Күп еллар фестивальнең жюри рәисе булып торган Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтүенчә, ”Алтын каләм” яңа буын журналистлар бердәмлеген тудырган. ”Монда катнашкан егет-кызлар фестивальдән соң да аралаша, дус булып яши, хезмәттәшлек итә”, – ди ул. Аның һөнәрне популярлаштыруда да өлеше зур. Матбугат конференциясенә килгән күпчелек журналистларның әлеге мәктәпне узулары – шуңа дәлил.
Элегрәк ”Алтын каләм”гә республиканың барлык районнарыннан да балалар килә торган булган. Хәзер 24 район гына актив икән. Бу уңайдан Римма Ратникова бераз шелтәләп тә алды:
– Калганнары нишли икән диясе килә. Аннары кадрлар җитмәүдән зарланалар. Аларны да җәлеп итәргә кирәк!
”Алтын каләм” бәйгесенең башкарма директоры Алла Абросимова быелгы яңалыклар турында сөйләде. Бәйге, елдагыча, җиде юнәлештә эшләячәк: урыс һәм татар матбугаты, радио, телевидение, дизайн һәм версткалау, фотожурналистика, мультимедиа. Яшь каләмчеләрне кызыклы программа көтә. Пресс-турлар саны да арткан. Яшьләр Татарстанның һәм Россиянең танылган журналистлары, төрле өлкә белгечләре белән очрашачак. Алар Министрлар Кабинетында Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова брифингында да катнашыр дип планлаштырыла. Оештыручылар әйтүенчә, бәйгедән берәү дә буш кул белән кайтып китмәячәк. Саллы бүләкләр, республиканың төрле матбугат чараларында стажировка узу мөмкинлеге, газета-журналларның махсус призлары биреләчәк. Әмма гран-при – икәү генә.
”Алтын каләм”нең жюри рәисе, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов белдергәнчә, журналистка хас төп сыйфатлар, нинди генә заманнар килсә дә, үзгәрешсез кала. Фестиваль шуларны камилләштерергә ярдәм итә.
– Бәйге яшьләрне сүз белән эшләргә, фикерләрен белдерергә һәм мәгълүматны дөрес итеп җиткерә белергә өнди. Журналист – мәңгелек һөнәр. Ул компьютерлар, роботлаштыру чорында да кирәкле булачак. Үз фикерләреңне башкалар да аңларлык итеп җиткерә алу – журналистта гына түгел, ә һәр кешедә булырга тиешле сыйфат, – диде ул.
Быел ”Алтын каләм” фестивалендә катнашучылар биш тема буенча эшләячәк. Алар Эшче һөнәрләр елы буларак WorldSkills хәрәкәте, ТАССРга 100 ел тулу, Россиядә Театр елы, Дәүләт яшьләр икътисадына 25 ел тулу уңаеннан язмалар, сюжетлар, тапшырулар, фотоматериаллар әзерләячәк.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat