Бармак эзе ярдәмендә түләп булачак

Сбербанк банкы биометрик мәгълүматлар ярдәмендә товарларга түләү технологиясен кертергә җыена. Бу банк һәм сәүдә нокталары арасында карталар ярдәмендә исәп-хисап ясауның яңартылган шартларыннан килеп чыга, дип хәбәр итә «Ведомости»газетасы.

Шулай итеп, биометрик мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык биргән Сбербанк картасы хуҗалары кибетләрдә карта ярдәмендә дә, бармак эзе яки бит сурәтен сканерлау ярдәмендә дә түли алачаклар.

Товарларга түләүнең яңа технологиясеннән файдалану өчен, сатып алучыга теркәлү узарга кирәк, дип билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу төр түләүләр куллануга керер алдыннан кибетләрдә тиешле җиһазлар урнаштырылачак.

 


Фикер өстәү