Нарьян-Мар шәһәрендә сабыйны үтергән ирне бакчага керткән сакчыны тоткарлаганнар

Нарьян-Мар шәһәре суды балалар бакчасы (анда бер сабыйны үтергәннәр) каравылчысын сак астына алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе вәкиле Светлана Тарнаевага сылтама белән хәбәр итә.

Балалар бакчасы каравылчысын ике айга кулга алганнар.

Фаҗига 31 октябрьдә «Сказка» балалар бакчасында булган. Балалар йоклаган вакытта бакчага исерек хәлдәге ир-ат килеп кергән. Ул кыңгырауга баскач, каравылчы аны берни дә сорамыйча кертеп җибәргән. Ир-ат икенче катка күтәрелгән, бүлмәгә кергән һәм бер баланы суеп чыккан. Малай аның очраклы корбаны булганмы, әллә җинаятьче нәкъ менә шуны үтерергә дип килгәнме – анысы әлегә билгеле түгел.

Баланың гомерен өзүдә шикләнелгән ир-атны шунда ук кулга алганнар. Хәзер ул сак астында.

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, ә балалар бакчасының хезмәткәрләре һәм каравылчы исә ваемсызлыкта һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/02/196357/


Фикер өстәү