Студентлар мәктәптә укыта башларга мөмкин

Россия Мәгърифәт министрлыгы педагогика юнәлеше буенча белем алучы югары курс студентларына укытырга рөхсәт итәргә җыена.

– Бүген комитетта төзәтмәләр кабул ителде. Закон икенче укылышка чыгарылачак. Бу – мөһим төзәтмә. Мәгариф министрлыгы  аны хуплый,  – диде министр Сергей Кравцов.

Укытучы Виктория Смирнова Президент Владимир Путинга җәмәгатьчелек белән очрашуда педвузларның соңгы курслары студентларына, кадрлар  мәсьәләсен хәл итү өчен, мәктәпләрдә укытырга рөхсәт итәргә тәкъдим иткән иде. Президент тәкъдимне хуплады. Шуннан соң проект Дәүләт Думасына карауга керде.


Фикер өстәү