Россия сәламәтлек саклау министры Кукмарадан Фәйзрахмановларны бәби табу йортыннан каршы алды (ВИДЕО)

Кукмарадан Алинә һәм Айнур Фәйзрахмановлар гаиләсе дүртенче тапкыр әти-әни булды. Бала табу йортыннан аларны Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков каршы алды.

Фәйзрахмановлар балага Йосыф дигән исем сайлаган. Алинә Фәйзрахманова әйтүенчә, исемне ире тәкъдим иткән. Ана кеше хастаханәдәге мөнәсәбәттән канәгать булуын белдерде.

Йосыфка исән-сау үсүен теләп бүләкләр тапшырдылар.

 


Фикер өстәү