Камырны ике төрле ысул белән ясарга була.
Беренчесе:
- 1 стакан су,
- 2 аш кашыгы майонез,
- 4 аш кашыгы чамасы сыек май,
- 1 чәй кашыгы тоз, он.
Икенчесе:
- 1 кап кибет каймагы,
- 1 кап атланмай,
- 1 чәй кашыгы тоз,
- он,
- чеметеп кенә сода.
- Эчлек өчен шакмаклап туралган суган, бәрәңге, үрдәк итен, тоз, төелгән зира, укроп орлыгы һәм борыч салып болгатабыз.
- Камыр басабыз да, суыткычка ярты сәгатькә куябыз.
- Камырны 3 кисәккә бүлеп, берсен зуррак итеп җәябез. Анысын майлаган табага җәеп салабыз, эчлек тутырабыз. Камырның икенче өлеше белән бәлешне каплап, кырыйларын матур итеп бөрәбез. Аның өстенә өченче камырны салып, бизәкләр ясыйбыз.
- 200 градуслы мичтә 2 сәгать чамасы пешерәбез.