Путин 3 яшькә кадәрге балалары булганнарга 5әр мең сум өстәп түләргә кушты

Апрельдән башлап, ана капиталы алырга хокукы булган гаиләләргә алдагы өч айда 5 мең өстәп түләнә башлаячак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин корановирус белән бәйле мөрәҗәгате вакытында әйтте.

— Балалы гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булганнарга, 3 яшькә кадәрге балалар ның һәрберсе өчен өстәмә бишәр мең сум акча түләргә тәкъдим итәм. Мондый ярдәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлары булган, больничныйда яки бала тәрбияләү буенча ялда булганнарга аеруча мөһим, — диде ул.

Россиядә Covid-19 йоктырган кешеләрнең саны 658гә җиткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү