ПФР россиялеләргә апрель өчен алдан ук пенсияләрне һәм пособиеләрне күчерде

Россиянең пенсия фонды, Бөек Ватан сугышы ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгына түләүләрне дә кертеп, ил гражданнарына вакытыннан алда апрель өчен пенсия һәм пособие күчерде. Бу хакта ТАСС ПФР матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Россия Президенты Указы белән 30 марттан 3 апрельгә кадәрге чорда эш көне булмаганлыктан Россия Пенсия фонды ашыгыч рәвештә апрель өчен пенсия һәм пособиеләр түләүне финанслады», — дип аңлаттылар фондның матбугат хезмәтендә.

Аерым алганда, 26 мартта ПФР «Россия почтасы» һәм башка оешмаларына түләүгә 30 марттан 8 апрельгә кадәр 113,2 млрд сум күчергән. Шуларның 17,7 млрд сумы Җиңү юбилее уңаеннан ветераннарга бер тапкыр биреләчәк түләү өчен каралган.

Икенче көнне, 27 мартта, фонд банкларга 1 апрельдән 12 апрельгә кадәр түләүләрне оештыруга 356 млрд сум җибәрде. Шул рәвешле, вакытыннан алда финанслауның гомуми күләме 469,2 млрд сумга тигез.


Фикер өстәү