Татарстанда махсус рөхсәтсез урамга чыккан өчен штраф сала башлаячаклар

2 апрельдән Татарстан буенча махсус рөхсәтсез хәрәкәт иткән өчен штраф салачаклар.

Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре республика халкына үзизоляция чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус пропускларны алу һәм куллану буенча аңлату эшләре алып барачак. Бу хакта Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәт алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

 


Фикер өстәү