Казанда битлекләр һәм антисептиклар сатучы спекулянтларны тоткарлаганнар

Полиция хезмәткәрләре сатып алучылар кыяфәтендә медицина әйберләре партиясен (4000 битлек һәм 1000 антисептик чара флагын) сатып алган. Болар барысы да336 мең сумга төшкән, дип хәбәр итә икътисадый  җинаятләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре.

Яшь бизнесменнарны тоткарлыйлар. Алар әйберләрне бушлай игъланнар сайты аша алуларын, алга таба югары бәядән сатуларын таныйлар.

Товарны сатуга бернинди рөхсәт документлары да булмаган.
«Фальсификацияләнгән, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» РФ Җинаять кодексының 238.1 статьясында каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.
Шулай ук законсыз эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә хокукка каршы гамәлләр билгеләре дә карала.


Фикер өстәү