Яралы булса да, исән!

Сугыш башланганда, Сәкинә апага 11 яшь була. Төнлә каравылчы Гайнулла бабай бик каты итеп ишек какканга барысы да сикереп тора. Ул тиз генә әтиләрен алып чыгып китә. Аның артыннан өйдәгеләр дә чыгып йөгерә.

– Югары очта авыл Советы бинасы янына байтак кеше җыелган иде инде. Шулчак митинг башланып китте. Берничә кешегә шунда ук повестка да тотырдылар. Галимә апаның Әхмәтҗанова ирен иң беренчеләрдән булып алып китүләре истә калган, – дип хәтер яңарта ветеран.

1941 елның көзендә әтиләренә дә повестка килә. Болында колхоз малларына печән чапкан җирдән чакыртып алалар аны. Өчпочмаклы солдат хатлары башта гел килеп торса да, соңрак сирәгәя, берара бөтенләй килми башлый.
– 1943 елның караңгы көзендә төнлә капка каккан тавышка әби уянып китә. Әни белән аның сөйләшүенә без дә торып утырдык. Әни, чыгып, ишекне ачса, әти кайтып керде. Ул Ленинград блокадасында камалышта булган. Шунда барган бик каты сугышта кулсыз калган икән. И, ул кайтып кергәч сөенешүләребез! Яралы булса да, исән бит дип сөендек, – дип сөйли Сәкинә апа Мәрданова.
Ачлык, ялангачлык… Барысын да татырга туры килә аңа. 7 нче классны тамамлап, колхозга эшкә чыга. Көндезләрен басуда урак ура, төнлә сугарга йөриләр. Кыш көннәрендә ике кешегә бер чана белән Арча крахмал заводына бәрәңге ташу да калмый. Бер кышта 36 тапкыр Арчага барганнарын искә ала. Фермаларга ягу өчен урман кисәләр.
– Үзәккә үткән ачлыкны басар өчен колхоз басуларыннан черек бәрәңге җыйдык, алабута ипие ашадык. Әтине, сугыштан кайткач, ферма мөдире итеп куйдылар, без иптәш кызым белән икебез шунда эшкә сыер саварга мендек. Салам, печәннәрне, үгез җигеп, басудан үзебез ташый идек, – дип сөйли Сәкинә апа. – Эшем бәяләнмичә калмады – “Социалистик ярыш җиңүчесе” исеме бирелде. Ф.Ә.Табеев, кулымны кысып, олы рәхмәтен җиткереп, кул сәгате белән бүләкләде.
Сәкинә апа тормышка чыкмый кала. Сөйгән егетенең әнисе кызны алдыруга каршы була. Гомер буе яратып йөргән егетен мәҗбүри башкага өйләндергәч, авылдан Казанга китеп бара. 31 ел Татарстан мех производствосы берләшмәсендә хезмәт итә.
“Анда да гел алдынгылар рәтендә булдым. Аннан тагы авылга әйләнеп кайтырга туры килде. Миннән соң туган сеңел, энеләрем берәм-берәм таралышып беткәч, әти-әнине карарга кайттым. Шөкер, аларны кадерләп мәңгелеккә озаттым, – ди ул. – Бүгенге көнем шөкер итәрлек. Бертуган сеңлем белән бәхетле гомер кичерәм. Сугыш чоры газапларын әйтеп бетерә торган түгел, андый тормышны башка беркайчан да күрергә язмасын”.

Фәридә Борһанова,
Арча районы, Яңасала авыл китапханәчесе


Фикер өстәү