Невролог Эдуард Якупов: «Йокының бозылуы хәтта үлемгә китерергә мөмкин»

Мартның 13ендә Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтелде. Йокыга мондый зур әһәмият бирелү тикмәгә генә түгел. Даими рәвештә йокысы туймаганлыктан, аңгы-миңге йөргән кешегә моны аңлатып торырга да кирәкми. Ләкин көн буе үзеңне начар хис итү, авыз ачып иснәп җәфалану – куркынычның башы гына әле.

Йокылы-уяулы узган бер атнадан соң ук кешедә агрессия, арыганлык хисе барлыкка килә, эшләвенең рәте бетә. Мондый хәлдән котылу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә, дигәндә, йокы проблемалары белән махсус шөгыльләнүче табиблар (сомнологлар) бар.

Эдуард Якупов – невролог, Татарстанның атказанган табибы, Сомнология үзәге җитәкчесе:

– Күптән түгел Казандагы безнең Сомнология үзәге «Татарстан ничек йоклый?» дигән тикшеренү үткәрде. Нәтиҗәдә шул ачыкланды: республикада яшәүчеләрнең 40 проценты йокы җитмәүдән интегә икән! Кызганыч ки, күбебез моңа әллә ни әһәмият бирми. Халык арасында шундый фикер киң таралган: янәсе, бу – кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган җитди проблема түгел.

– Ә чынлыкта ничек?

– Йокының бозылуы хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, инсульт, инфаркт, яман шеш авыруларыннан интеккән пациентларның үлеменә сәбәп була торган апноэны гына алыйк. Йоклаганда, тын алуның туктап торуы дигәнне аңлата бу сүз. Гадәттә, апноэ каты гырлау вакытында күзәтелә. Гырлаганда, кече тел артка китеп, сулыш юлын каплый. Сулау туктый – кеше уяна. Бу хәл төн буена берничә тапкыр кабатлана. Димәк, гырлаучы кешенең йокысы бүленә дигән сүз. Анысы – бер хәл, аның бит әле уянмавы да, үлеп китүе дә бар!

  • АКШта 18 ел дәвамында 1500 кеше катнашында тәҗрибә үткәргәннәр. Инсульт һәм инфаркттан үлүчеләр арасында апноэлы кешеләр 6 тапкыр артык булып чыкан!

Тагын бер зур проблема – рульдә барганда йоклау. Хәтта кеше күзе ачык килеш йоклап барырга мөмкин. Юлда шуның аркасында күпме фаҗига килеп чыга.

– Йокы туймаса, баш та әйбәт эшләми бит әле…

– Соңгы елларда уздырылган тикшеренүләр организмда үзенчәлекле гли-лимфатик система барлыгын ачыклады. Ул бары тик акрын йокы фазасында гына активлаша һәм, канализация системасы сыман, баш миен Альцгеймер авыруын китереп чыгаручы кирәкмәгән нәрсәләрдән чистартырга мөмкинлек бирә. Гәрчә үзе бар да тәртиптә дип санаса да, аз һәм начар йоклаучы кешенең мие һәрвакыт арыган халәттә тора. Шуңа күрә күрә аның зиһене, фикерләү сәләте сыйфат ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә була.

– Туйганчы йокларга нәрсә комачаулый?

– Хәзерге көндә кешеләрнең гаджетлардан файдалануы йокы сыйфаты начарлануның төп сәбәпләреннән берсе булып санала. Тынычлап йокыга таласы урынга кеше бертуктаусыз социаль челтәрләрне һәм сайтларны актара. Экраннардан сирпелүче зәңгәр ут бик куркыныч бит: йокларга ятар алдыннан бер сәгать кенә булса да телевизорга яки телефонга карап утырсаң, организмда мелатонин эшләп чыгарылу ике тапкыр кими. Димәк, йоклап китү бик кыенлаша. Начар йоклауның башка сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Мәсәлән, Паркинсон авыруы (куллар дерелдәү), югары кан басымы, таркау склероз һ.б.

– Мелатонинга киңрәк тукталыйк әле.

– Ул – күзәнәкләрнең мутациясенә каршы торучы, йокының сыйфаты өчен җаваплы, организмның йоклау һәм уяу булу циклларын җайга салучы гормон. Күзнең челтәр катламына яктылык төшмәгәндә, ягъни бары тик дөм караңгыда гына эшләп чыгарыла. Ул тиешле күләмдә барлыкка килсен өчен, тәрәзә пәрдәләре ябылган, утлар сүндерелгән булырга тиеш. Бүлмәдә бернинди яктылык чыганагы, хәтта зарядка җайланмасының яки телевизорның диодлы лампочкасы да булмасын. Ахыр чиктә, аларны калын әйбер яисә ябышкак тасма белән каплап куярга була. Күбебез төнгә ут кабызып калдырырга гадәтләнгән. Ләкин организмны караңгыда йоклаудан мәхрүм итү яман шеш авырулары китереп чыгара. Бу – исбатланган факт.

– Барлык шартлар үтәлсә, мелатонин һәрвакыт бер үк күләмдә эшләп чыгарыламы?

– Кайбер очракларда бу гормонның җитмәве дә бар. Беренчедән, олыгая барган саен, ул кимрәк эшләп чыгарыла. Икенчедән, аз хәрәкәтләнү, һәр көнне утырып эшләү дә аның кимүенә китерә. Туклану рационында мелатонин өчен төзелеш материалы булып торучы ризыкларның азлыгы да тәэсир итә. Әйтик, кара һәм кызыл уылдык, бадәм (миндаль), җир чикләвеге (арахис), эрбет чикләвеге, эретелгән сыр, сөт һ.б. Кайвакыт мелатонинлы дарулар да кулланырга туры килә.

– Йоклауның кагыйдәләре бармы?

– Төн уртасы җиткәнне көтмәскә, иртәрәк ятарга кирәк. Әгәр уникедән соңрак ятсагыз, йокының сыйфаты начар була. Йокларга кимендә ике сәгать кала ашарга, спорт белән шөгыльләнергә, телевизор карарга, социаль челтәрләрдә утырырга ярамый. Китап укырга, саф һавада йөреп керергә мөмкин. Уртача 8 сәгатьлек йокы нормаль дип санала. Артык озак йоклау да зыянлы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 10 сәгать һәм аннан артыграк йоклаучыларга инсульт булу куркынычы икеләтә күбрәк яный.


Фикер өстәү