Татарстанда уку елының вакытыннан алда тәмамлануы турындагы хәбәргә ачыклык кертелде

Татарстанда уку елын вакытыннан алдарак тәмамланмаячак, мәктәп укучылары план буенча укып бетерәчәк. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифинг вакытында шул хакта әйтте.

Исегездә булса, Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә уку программасының бер өлешен (1-8 сыйныфларга кагыла) киләсе уку елына калдырып торырга рөхсәт иткән иде. Хабаровск крае моны кабул итте инде.

— Балаларны вакытыннан алда каникулга җибәрү турында сүз алып барылмый. Игътибар өйдән торып белем алуга юнәлдерелгән. Күптән түгел Татарстан Президенты да онлайн дәресләрнең барышын күзәтте, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү