Ни сәбәпле ел буена дип акча түләтәләр?

– Без үзебез Казан шәһәрендә яшибез. Җәйләрен, каникул вакытында ике-өч айга авылга кайтып, оныклар белән мәш киләбез. Биектау районының Кызыл Шәрык авылындагы йортыбыз, Аллага шөкер, яхшы хәлдә. Тик шунысы бар: авылда өч ай гына яшәсәк тә, чүп түккән өчен, ел буе түккән кебек түләттерәләр. Дөресен генә әйткәндә, әле җәй көне дә чүп түкмим мин анда. Балаларым шимбә-якшәмбегә кайткан көннә­рен­дә чүпне машиналарына салып алып китә. Ел буе яши дип, акча түләттерүләре дөрес түгел ич инде. Бу мәсьәләне хәл итеп булмыймы икәнни?

Әминә Сабирова. Казан

 Сорауга Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов җавап бирә:

– Автор бик хаклы борчыла. Без бу мәсьәләне хәл иттек. Моның өчен район үзәгенә (Биектау станциясе микрорайоны) – Совет урамы, 13 нче йорт адресында урнашкан исәп-хисап үзәгенә килеп, җәен өч ай гына торганыңны әйтеп, гариза язу җитә.


Фикер өстәү