Татарстанда яңгыр һәм 15°С җылы көтелә

Дүшәмбе, 20 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булачак дип фаразлыйлар. 
Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында.
Көндез иң югары температура 10°Стан 15°С кадәр булачак.


Фикер өстәү