Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, үзизоляция көннәре май бәйрәмнәрен үз эченә алырга мөмкин, бу очракта ике бәйрәм арасы эш көннәре булып саналмаячак.
Башка вариантлар да карала. Шуларның берсе — үзизоляция көннәренең май уртасына кадәр дәвам итүе ихтимал. Ә хәлләр яхшыруга таба бармаса, эшләми торган көннәр июнь башына кадәр сузылырга мөмкин дигән фараз да бар. Шул ук вакытта төбәк башлыклары, үз территорияләрендәге вазгыятьтән чыгып, үзләренчә карар чыгарырга хаклы.