Татарстанда Идел елгасында пассажир навигациясен ачу 30 апрельдән 1 майга күчерелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр ителгән. «Идел елгасында пассажирлар йөртүне башлап җибәрү, Камадагы кебек, 1 майга күчерелә», – диелә хәбәрдә.
«Татфлот» компаниясе директоры Марс Хәмидуллин әйтүенчә, асылда Казаннан пассажирлар йөртү оештырылачак. Чистайдан да рейслар булачак.
Шулай итеп, Татарстан башкаласының елга портыннан Югары Осланга, Печище һәм Ташевкага рейслар ачылачак. Иртәнге һәм кичке якта рейслар күбрәк булачак.