Путин үзизоляция режимыннан чыгу буенча киңәшмә уздырачак

6 майда Россия Президенты Владимир Путин Сovid-19 белән көрәш буенча элек кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия лидерының матбугат сәркатибенә сылтама белән.

Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, киңәшмәдә шул исәптән илнең этаплап үзизоляция режимыннан чыгу буенча мөмкинлекләрне караячаклар.

«6 майга Президентның элек кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе планлаштырылган, анда да тәкъдимнәр тыңланачак», — дип хәбәр итте Кремль вәкиле.


Фикер өстәү