Роспотребнадзор җитәкчесе: «Чикләүләр өч этапта бетереләчәк»

Роспотребнадзор җитәкчесе, Россиянең баш санитар табибы Анна Попова илдәге чикләүләрнең йомшарту өч этапта башкарылачак, дип белдерде.

Беренче этапта урамда спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителәчәк, зур булмаган кибетләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары эшли башлаячак.

Икенче этапта гаилә әгъзалары белән урамда йөрергә һәм зуррак мәйдандагы хезмәт күрсәтү өлкәсе кибетләрен һәм учреждениеләрен ачарга рөхсәт итәчәкләр.

Өченче этапта парклар һәм скверлар, кунакханәләр ачылачак. Әмма социаль дистанция таләпләре калачак.
Анна Попова вазгыять начарланган очракта, коронавируска бәйле чикләү чаралары яңадан кертеләчәк дип белдерде.


Фикер өстәү