Риман Гыйлемханов: «Я вас не знаю»

май көнне, ниһаять, дөньяга чыктым. Җитәкчелә­ребезгә рәхмәт, дачалы гражданнарга дүрт сутый җирдә казынабашларга вакыт икәнен искә төшерделәр. Юкса 20 марттан бирле ишегалдын әйләндереп алган койманың тышкы ягына чыккан юк иде. Әйтергә генә ансат, 25 көн буе йорттан 100 метр ерак китмичә, өй эшләре белән бергә үз-үзебезне «выгуливать» итеп яшәдек бит! Юкса безнең тирәдә полициянең дә күренгә­не булмады

Ну без – илдә кабул ителгән законнар, кагыйдәләр кысасындаяшәргә өйрәтелгән халык бит инде. Һәрхәлдә, шулайяшәргә тиеш. Шулай итеп 6 май көнне машинагаутырдык та, смс аша рөхсәт алып, дачага кузгалдык. Дөньяның матурлыгына сокланып, җырлый-җырлый бара-бара Биектауга җиткәнне дә сизми калдык. Әмма иреккә чыгу шатлыгыннан резин пирчәткәләребезне алырга онытканбыз икән. Биектауның хуҗалык тауарларыкибетенә кердем. Пирчәткәләрнең ниндие кирәк – шулбар. Сатучы: «Кайсын аласыз?» – дип кенә тора. «Иң яхшысын!» – мәйтәм.

– Но они дорогие, 65 рублей, – ди бу.

– Мы достойны таких перчаток, – дигән булдым. Хатынга бишне, үземә өчне сорадым. Кибетче тартмабелән пирчәткә алып чыгып, киштә өстенә куеп саныйгына башлаган иде, кибеткә бер ир килеп керде.

– О-о, какие перчатки! – дип, минем пирчәткәләрнең берсен алды да кулына киде. Мин моңа бераз усалраккарап куйдым. Шуннан соң бу гафу үтенгән, «если вы разрешите померить» дигән була, затлы бер кием аламыни?!

– Раз вы уже надели, я вам подарю эти перчатки, – диммоңа.

– А по какому поводу?

– Может, вы – носитель вируса.

– Вы что? Я не больной.

Мин урыс кардәшкә зәхмәт йоктырганнарның күбесе үзләренең авырганнарын белмәүләрен сөйлим. «Болезнь бессимп­томно протекает», – дигән булам. Ә ул мине ишетми дә, ишетергә дә теләми. Тезеп китте бу: «Все равно когда-нибудь умрем. Днем раньше, днем позже, какая разница, я смерти не боюсь».

Мин: «А вы обо мне подумали?» – дим.

Ә ул: «Я вас не знаю», – ди.

Да, брат, мондый кешегә нәрсә булса да аңлату кыен. «Пофигизм» белән авыручылар бездә бар шул әле.

Дөресен әйткәндә, таҗвирус турында шулай зурданкубып, кешенең котын очырып сөйләүләренә үзем дә бераз шикләнеп карыйм. Ләкин кычкырып сөйләп йөрмим, гөнаһыннан куркам. Ну, төрле такмазалартыңларга яратам. Өйдә ятсам да, төрле районнардагыдуслар белән телефоннан сөйләшеп торабыз.

Гадәттәгечә: «Сездә вирус хәлләре ничегрәк?» – дип сүз башлыйбыз да, мин: «Сезнең районда вирус йок­тыр­ганнар саны фәләнгә җиткән икән бит, ни уйлап йөрисез, нәрсә карыйсыз соң сез?» – дип акыл өйрәтә башлыйм. Шаяртыбрак сөйләшкәнне аңлыйлар инде, шундый укитеп җавап та бирәләр. Беркөнне дусларымның берсе миннән дә уздырып җибәрде. «Слушай, статистика бикдөрес түгел икән бит ул, әй!» – ди.

Кайсы җүнсезе әйтә аны?

– Бер дустым әйтте. Моны вирус йоктырганнарисемлегенә керткәннәр. Кертүләре черт с ним инде, хетисемлеккә кертергә миннән рөхсәт сорасыннар иде, дипавыз ерып тора.

Авырмыйдыр бит?

Юк, тап-таза кеше, врачка күренмәгән дә бит әле ул. Ничек итеп чир тапканнардыр.

Бучираттагы такмазаларның берсе. Аны сөйләгәндә кеше курыкмый, ә көлә генә.

Ә менә кибеттә очраган кеше башка иде. Күпме батыр булып кыланса да, сирәк эгоистларның берсе иде бугай ул.

Киеп караган пирчәткәне барыбер үзенә бүләк иттем. Көчләп бирдем. «Это вам в честь дня Победы», – дигән булдым. Алды да бераз уңайсызлангандай итте. «Я же вас не знаю», – дигән була. «Я вас тоже не знаю», – мәйтәм. «И знать не хочу», – дип әйтеп булмый бит инде, без бит – тәрбияле кешеләр. Ул да – кеше баласы.

 

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү