Илүсә Фәләхова: «Кешегә гел «тәти» видеолар, матур сөйләшүләр генә кирәк түгел икән»

Илүсәгап-гади авыл кызы. Мамадыш районының Олыязавылында яши. Матурлык артыннан да кумый, гәүдәлебулуына да читенсенми. Киресенчә, ул кешеләрне үзеңне ничекбар, шулай яратырга, оялмаска өйрәтә. Видео­лар төшергәндәдә купшыланып тормый. Дөньяны ничек күрә, шулай күрсәтә. Моннан өч ай элек кенә блогер булырга хыялланган кызныңбүген Инстаграм сәхифәсендә 48 меңнән артык язылучысы бар.

Илүсә шәһәргә китеп тә эшләп караган. Тик шактый гына керемлеэше күңеленә хуш килмәгән.

– Минем бик тә блогер буласым килә иде, – ди Илүсә. – Кешегәавыл тормышы кызык икәнен чамалап алдым. Шуның өчен киреавылга кайттым. Баксаң, кешегә гел «тәти» видеолар, матурсөйләшүләр генә кирәк түгел икән. Минем төслеләргә дә язылалар. Мин исә хәзер акчаны телефоннан гына эшлим. Күз тияр дипсуммасын әйтмим, Казандагы эш акчасыннан әллә ничә тапкырартык. Алайса, Инстаграмда, әти-әниең җилкәсендә утырасың, дипязалар. Хәер, интернет – кызык дөнья ул. Берәүгә гәүдәм ошамый, икенчесенәсөйләшүем, өченчесе каш яса дип аптырата. Андыйларны дуслардан алып ташлыйм. Сүз көрәштерепутырмыйм. Миңа үземнең кыяфәтем бик ошый. Иң мөһимеэчкедөньяң матур булсын.

Илүсә нинди соң ул? Бер сүз белән эчендәге тышында дияргә булааның турында. Чит кешедән бернәрсәсен дә яшерми. Видеоларынкайда туры килә, шунда төшерә. Матур итеп язганнарга үзләрекебек җавап бирә, тәмсез теллеләргә дә сүз таба.

Гел таза булдым. Шуның аркасында мәктәптә дә үчеклиләр иде. Тирем калын, монысына ияләштем. Нишләтәсең инде, геннарымшундый, – ди үзе.

Илүсә авылда әти-әнисе, энесе Руслан белән яши. Абыйсының үзтормышы, сеңлесе Сөмбел шәһәрдә көн күрә. Русланны исә алартәрбиягә алган.

Элек телевизордан иртәнге якта гел берәр ятим бала турындасөйлиләр иде. Әти белән әни шуларны бик кызганып карадылар. Бервакыт уйлаштылар да бала алырга булдылар. Кирәкледокументларны җыеп, ятимнәр йортына киттеләр. Казанга да барып карадылар. Әмма күңелләренә туры килгәне булмады. Ә безгә дигән малай Мамадышта гына булган. Мондагы ятимнәрйортыннан Русланны алып кайттылар, – дип искә ала Илүсә. – Улкөнне әле дә онытмыйм. Бәйрәм ясадык. Әти белән әнинең, өйгәшалтыратып, үзебез генә кайтмыйбыз, диюләре булды, тиз арадаөстәл кордык. Русланны барыбыз да яраттык. Ул үзе дә әтинекүрүгә, мин сине көткән идем, дип килеп сарылган.

Руслан инде буй җиткән. Мамадышта урнашкан политехник колледжда укый икән. Бервакыт Русланга ияреп кунакка дипкайткан Владик исемле ятим малай да аларда яшәп калган.

Безнең күңел киң. Кем керсә дә, чәйгә чакырабыз. Холкыбызшундый. Әгәр кеше яратып кайта икән, ничек каршы киләсең? Начар җиргә кайтмаслар иде. Быел Русланның 18 яше тулды. Әни, син хәзер кая телисең, шунда китә аласың, дигән иде, Руслан кочаклап алды да: «Әни, мин сездә калам», – диде. Энеләрем беләнмиңа да бик күңелле. Аларны көннәр буе видеога төшерепаптыратып бетерәм. Хәзер әти белән әни дә телефоннарынкулыннан төшерми. Бер дулкында яшибез, шунысы рәхәт. Аллагашөкер, маллар да карала, сыер да савыла, бакча эшләрен дәвакытында башкарабыз. Тормышыбыз гөрләп бара. Авылдакибетебез бар. Әти товар ташый, әни шунда сата, – ди ул.

Әлегә авылда яшәсә дә, Илүсә шәһәрдә үз йорты белән яшәргәхыяллана. Тагын бер хыялыкияүгә чыгасы килә. Хәттамашинасына да шул хакта яздырткан. Тик менә әлегә кадәр йөрәгеняулаучы гына юк икән

Гөлгенә ШИҺАПОВА


2 фикер

  1. Илусэ бик матур язганнар син бик ошыйсын матур алып барасын молодец без сине яратабыз сезнен стр карак келэп кенэ тора бик кин кунелле кешелэр сез этиен эниен бик ошый энелэрен тазалыктан кимсенмэ бик матур нэудэн сина дигэн тора дыр насыйп чрын минем дэ кызым бар синен кк таза бик матур икегез дэ31 яштэ алладан вакыт житси алтын жирдэ ятмаганын белэсен бит вотиртук торып сине карасам шатланып китэм куренмэсэн кая безнен илусэ дибезтак держать ????????

Фикер өстәү