Помидорның уңышын эремчек суы арттыра

Теплицаларга әлеге яшелчәне утыртып бетердек бугай инде. Шуңа күрә бу киңәшләр иң элек помидор үсентеләрен ачык грунтка утыртучылар өчен булыр.

Һәр чокырга берәр чеметем суперфосфат, көл салып, барысын бергә болгатабыз да күп итеп су салабыз. Үсентеләрне утырткач, кырау тимәсен өчен, дугалар урнаштырып, өстеннән пленка белән ябабыз. Утырткач та, куакларны таякка бәйлибез һәм “үги” ботакларын даими төстә сындырып торабыз. Төпләренә җәй дәвамында берничә тапкыр бераз кипшерә башлаган үлән калдыклары җәябез (дымны югалтмас өчен мүлчә сыйфатында).
Утырткач, ике атна узуга, үсентеләрне тукландыра башлыйбыз (шулай ук теплицадагыларын да). Иң элек үсенте төпләренә сыер тизәге төнәтмәсе (1:10 исәбеннән) сибү әйбәт. 15 көн узгач, тагын шушы төнәтмәне сибәбез. Чәчәк атканда, помидорлары күбрәк төшсен өчен, үсентеләргә бор кислотасы эремәсе (2 г порошокны 0,5 литр суда эретергә) бөркибез. Соңгы тапкыр вак кына помидорлар төшкәч тукландырабыз: бер шырпы тартмасы күләмендә суперфосфатны 10 л суда эретеп, төпләренә сибәбез. Фитофторадан саклау өчен, чәчәк аткан вакыттан башлап, сезонына 3-4 тапкыр, башта – “Ордан”, аннан – “Пеннкоцеб” (төп-төгәл инструкциясендә язылганча) сибүдән дә яхшысы юк. Ә инде помидорлар өлгерә башлагач, үсентеләрне фәкать эремчек суы эремәсе (10 л суга 1 л эремчек суы һәм 20 тамчы йод кушып) белән генә тукландырабыз. Эремчек суы урынына сепарат сөте дә кулланырга мөмкин.


Фикер өстәү