Татар теле укытудан фермерлыкка күчкән Нина Агапова: «Клеопатра кебек сөт ваннасы керәм, сөтен эчәм»

Әлки районында яшәүче Нина Агапова  күптән түгел Мәскәүдән 115 шәр мең сумга айшир токымлы сыерлар алып кайткан. Аның кабак  яратмаган кәҗәләре ничек итеп  әлеге яшелчәне ашарга өйрәнгән? Нинди малкайны  ул “алтын кәҗә” дип йөртә? Татар теле укытучысы, икътисадчыдан фермерга әйләнгән Нина Агапова  – бүген авыл хуҗалыгында белгеч.

Туям икән, китәм…

Нина Ивановна – Меделеевск районы кызы.  Казан  дәүләт авыл хуҗалыгы институтында икътисадчы һөнәре үзләштергән. Бер төркемдә укыган Валерий белән  кавышып, Әлки районына кайтып төпләнгәннәр.Тормыш  биографиясе шундыйрак. Башта Хлебодаровка авыл мәктәбендә балаларга татар теле, икътисад нигезләре фәннәрен укыткан. “Мин йә укытучы, йә икътисадчы булам дип уйлаган идем. Шуңа күрә укытучы эше миңа ят булмады. Аның каравы,  рус телле балаларда татар теленә карата кызыксыну уятырга тырыштым”, – ди 6 ел укытучы булып эшләгән Нина Агапова. АннанБазарлы Матакта йорт салып, төрле оешмалардан хисапчы булып эшләгән. Эштән туеп, яңалык эзләргә ярата торган гадәте дә бар аның. Нурлат районындагы  70 чакрым ераклыктагы Мамык авылына эшкә баруы да  – кызык эзләү галәмәте.Бәлкем, акчасы да кызыктыргандыр. Андагы нефть өлкәсенә кагылышлы  оешманың хисапчысы булган. Биш ел буе көн саен Нурлат–Әлки юлларын таптарга туры килгән. Тик  гаиләгә вакыт калмый дип, кабат районда хисапчы эшләвен дәвам итә. Ә менә авыл хуҗалыгы юнәлешенә тартылуы кәҗәләр турында хыялланудан башланган. Гадиен түгел, күп сөт бир торганын аласы килгән.

Мин – авыл баласы. Әтием Иван – агроном иде,мәрхүм инде. Әнием Федора сыер савучы булып эшләде. Аңа хәзер 72 яшь. Кечкенәдән җиргә тартылып үстем. Басуларда йөреп кайтсам да, үземне бәхетле хис итәм. 58 гектар мәйдандапечән утыртабаз. Хезмәтемнән байлык эзләмим, рухи канәгатьлек алам. Авыл хуҗалыгын ярату әтидән киләдер. Студент вакытта ындыр табагындагыларның: “Иван эшләгәндә, басудашуның кадәр чүп үсми иде”, –дигән сүзләренишетеп  горурланган идем. Чын агроном иде ул, – ди әңгәмәдәшем.

Кәҗә сөте ваннасында юынам”

Кәҗәләрнең башта гадиләрен асрап карый ул. Ике ел бернинди табыш та  алмый. “Дүрт кәҗәңнең сөтен кая куеп бетерәсең?”– дип сораучыларга:Клеопатра кебек сөт ваннасы керәм, сөтенэчәм”– дип җавап бирә. Шуннан соң яшь калуының сере белән кызыксынучылар башка артык сорау бирми. Бүген аның Түбән Биктимер авылында урнашкан хуҗалыгында 80 баш кәҗә бар. Көнгә 6 литр сөт бирә торган зааненский  токымлыларын да, куе  сөтле нубий дигәннәрен дә асрый.

–Кәҗә көнгә 3–4 литр  сөт бирсә, бу инде алтын кәҗә” дип санала. Алар табигый рәвештә бирә. Ә менә алты литр бирә торганнарына витамины да, тәрбиясе дә кирәк. Тора-бара сөтне дә азрак бирә башлыйлар. Шуңа күрә сан артыннан кумыйм, сыйфаты булсын дип тырышабыз, – ди Нина Ивановна.

Кәҗәләре чын тәмле тамак:  алма, кабагын да, чөгендерен дә  сыпыртып куя. Өч ел буе кабак ашарга өйрәтергә тырышса да, бик кире булып чыгалар. Тик бер көнне кәҗә-мәкәрҗәләр күршебакчасына кереп, бар кабакны тешләп чыга. Тешләнгән кабакларны соңрак кәҗәләр  үзләре ашап бетерә.  Ә күршегә исә, мәктәп ярминкәсеннән 2–3 багажник кабак сатып алыпәҗәтен тапшыра.

Үлән күргәнмени алар?

Кәҗә асрау серләрен өйрәнгәч,  сыерларга тотынсаң да ярый. Нина ханым  шулай итә дә. Башка берәр уй килсә, Аллаһ Тәгалә аны тормышка ашырырга җаен бирә, ди кабатларга ярата ул.  Моңа кадәр айшир токымлы  таналарны Кировтан алып кайткан булган икән инде. Бу юлы 13не Мәскәүдәге нәселле сыерлар җитештерү заводыннан кайтарткан. Дөресрәге, таныш мал табибы Михаил сайларга ярдәм иткән.Сөтлебикәләр сөтне көнгә 30 литрга кадәр бирә ала икән.  Әлегә  15ләп литр  савалар.

Рублевкадан кайтарткан бу сыерларның яшел үлән күргәннәре булмаган. Шуңа күрә башта авыррак ияләштеләр. Хәзер  алар чын авыл сыерларына әйләнде. Көтүгә йөриләр: кояшнурларында кызыналар, яшел үлән кимерәләр, – ди фермер.

Спорчыларга – эремчек, яшь әниләргә– кәҗә сөте

Сөтне әлегә Базарлы Матактагы заводка илтсә, йогырт, эремчек, кефир, ряженка, каймагын  атнага бер тапкыр Казандагы агросәнәгать  паркында саталар. Җиде ел эчендә шәһәр халкы гына түгел, күрше районнардан да үз итәргә өлгергән. Сөт продукцияләрен мини фермаларында җитештерәләр.   Кәҗә сөтен литры 130 сум булса да, бик теләп алалар, ди. Күбрәк яшь әниләр килә икән. Спортчылар исә эремчеккә ияләшкән. Бер атнага  4–5 кило сатып алучылар да бар. Бәсе –650 сум. Шәһәр халкы каймагын да  көтеп ала.

Нина Агапова авылдагы 4 кешене эшле иткән. Район үзәгеннән биш чакрым ераклыктагы хуҗалыгына көненә унар тапкыр барып кайткан чаклары да  була икән. Ниһаять, Нина ханым үзенең яртакан эшен, күңеле тарткан ноктаны Түбән Биктимердән тапкан. “Миннән фермерлык эшен сайлаганга үкенмисеңме, дип еш сорыйлар. Яңа нәрсәгә  хаталар кыла–кыла өйрәнәсең. Әгәр   эшне  кабат башлау мөмкинлеге туса,  кылган хаталарны кабатламыйча,  яңача башлар идем, ләкин авыл хуҗалыгыннан беркайчан да ваз кичмәячәкмен” – диде ул, кырт кисеп.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү