Нинди азык-төлекләргә бәяләр төшәчәге мәгълүм булды

Март аенда кайбер продуктларга коточкыч зур ихтыяҗ барлыкка килеп, кибет киштәләре бушап калган иде. Шуннан соң берникадәр вакыт дәвамында бәяләр күтәрелеп алды. Ә инде хәзер, киресенчә, бәя төшүгә бөтен алшартлар бар. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең картельләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы Андрей Тенишев “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. “Карабодай, имбир, сыек май, лимонга һәм башка продуктларга бәяләр инде хәзер үк төшә”, – дигән ул.
Белгеч әйтүенчә, ихтыяҗның кимүе, шулай ук коронавирус аркасында товар ташуда килеп чыккан кыенлыкларны юкка чыгару әнә шулай продукт хакларының арзанаюына ярдәм итә. Моннан тыш хәлләрне тотрыклыландыру буенча ФАС тарафыннан күрелгән чараларның да әһәмияте зур. Андрей Тенишев, аерым алганда, монополиягә каршы хезмәтнең карабодай һәм лимон базарларында җитештерүчеләр һәм товар җибәрүчеләрнең законсыз төстә үзара килешенеп бәя арттыру билгеләрен ачыклавы турында сөйләп үткән. Аның фикеренчә, Россиядә, әйтик, шул карабодай бәясе үсүгә яки аның җитми башлавына бернинди дә нигезле сәбәп юк. Карабодай Алтай краенда гына да бөтен Россиянең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә үстерелә. Тулаем илдә исә ул кирәк булганга караганда ике тапкыр күбрәк җитештерелә. “Мондый шартларда товарның кибет киштәсеннән юкка чыгуы кытлыкны ясалма тудырудан гайре башканы аңлатмый. Ясалма кытлык икән, димәк, җитештерүчеләр, килеп туган хәлдән файдаланып калырга тырышып, бәя арттыру җәһәттеннән үзара сүз куеша, димәк. Без, һичшиксез, аның дәлилләрен табачакбыз”, – дигән ведомство вәкиле.


Фикер өстәү