Лилия Сәлахетдинованың улына нинди исем сайлаганы билгеле булды

Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның гаиләсе өчен рамазан ае аеруча куанычлы ай булды.

Лилия ире Ришат белән улларына нинди исем сайлаулары да билгеле. Бу хакта инстаграмда язган ул.

– Рамазан 2020 кечкенә генә могҗизаның әти-әнисе итте. Әйе, ул бу матур дөньяга, әтисенең туган көненә килергә ашыкты һәм аны сөендерде, ул иң зур бүләк, — дигән ул.

– Күп кенә исемнәр тәкъдим итсәләр дә, без әтиең белән уебызда сине күптән Салават дип атадык! Син салават күперенең бөтен төсен бирә торган сөенеч. Бүгенге көнгә безнең хәлләр канәгатьләнерлек. Салават үзенең исемендә нәкъ җиде хәреф булуын белде һәм җиденче айда туды. @centrkulakovaда җитлекми туган балалар өчен бөтен шартлар да бар. Без барысы да яхшы буласына ышанабыз, иншаАлла. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!» — дигән бәхетле ана.


Фикер өстәү