Йортка бәхет иңдерүнең 4 ысулы

Кайсыбызның гына бәхетле буласы килми! Ә аны ничек итеп өйгә “тартып” китерергә? Бу җәһәттән галимнәрнең фикеренә колак салыйк әле. Әйе-әйе, галимнәр үз өеңдә ничегрәк итеп бәхетле булу юлларына хәтле эзли.

Яшел һәм сары төсләр

Амстердамның Врие университеты тикшеренүчеләре бик күп тәҗрибәләр уздырып караганнан соң яшел һәм сары төсләрнең кешегә бәхет-шатлык хисләре китерүен ачыклаган. Тик төсләр белән артыгын мавыгу гына кирәмәс. Гәрчә, бәхет күп була алмый, дигән гыйбарә яшәп килсә дә, ди галимнәр.
Әлбәттә инде, шундук өйнең бөтен стеналарына сары яки яшел обой ябыштырып чыгарга, дигәнне аңлатмый бу. Әйтик, өстәлгә – сары ваза утыртырга яки диванга яшел плед кына җәеп куярга да мөмкин ич. Шулай эшләп карагыз әле, төснең организмга могҗизалы йогынтысын тоймый калмаячаксыз!

Чәчәк бәйләме

Голландия галимнәренә ышанмыйсыз икән, американнарның сүзенә колак сала аласыз. АКШның Ратгер университеты тикшеренүчеләре тәҗрибә юлы белән яңа өзеп алынган чәчкәләрнең бәхет һәм канәгатьлек хисләре китерүгә ярдәм итүен раслаган.
Һәй, кыйммәткәрәк төшәр шул, озакка да чыдамый бит әле бу матурлык, дип уфтанып куйдыгызмы? Икенче яктан, бәхет өчен акча кызгану ничектер килешеп тә бетми кебек… Хәер, бакчалы кешеләр иртәнге яздан кара көзгә кадәр йортларын чәчәк бәйләмнәре белән бушлай бизәп торырга мөмкин ич. Бары тик чәчәк үстерергә иренмәскә генә кирәк.

Гаилә фотолары

Ә менә Бөекбританиянең Портсмут университеты галимнәре фикеренчә, иске фотосурәтләр карап утыру күңелгә ниндидер бер рәхәтлек, тынычлык иңдерә. Гаилә альбомын актарып чыгыгыз әле. Шәт, шулай икәнен, үзегез дә чамаламый калмаячаксыз. Берочтан, рам эченә урнаштырып, стенага элү яисә өстәлгә кую өчен әйбәт кенә кадрлар да табачаксыз.

Шәм яктысы

Chemical Senses үткәргән сынаулар ут күренешенең авыр эш көненнән соң организмга үтә шәп йогынты ясавын күрсәткән. Бигрәк тә ванильле шәм үзеңне бәхет диңгезендә йөзгәндәй хис итүгә китерә икән. Шулай булмыйни: тынычландыргыч ут күренешенә баш әйләндергеч хуш исләр дә өстәлә бит!

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү