РКБ базасындагы вакытлыча госпиталь җитәкчесе Михаил Бурмистров: «Вирусның кайчан бетәсен фаразлау кыен»

Коронавируска бәйле вазгыятькә карата нинди фараз биреп була? Республика клиник хастаханәсе базасында вакытлыча оешкан гос­питальнең җи­тәк­чесе Михаил БУРМИСТРОВ белән шул хакта сөйләштек.

Михаил Владимирович – ике ай диярлек якыннары белән күрешмичә, хастаханә шартларында яшәүче бик күп медицина вәкилләренең берсе. Очрашыр өчен дә аның буш вакытын туры китерү җиңел булмады. Сырхауларны калдырып китә алмый табиб. Пациентлары 60 яшьтән өлкәнрәкләр булгач бигрәк тә. Без аралашкан көнне дә Михаил Бурмистров җитәкләгән гос­питаль тәүлек эчендә коронавируска шик булган һәм авырулары инде расланган 58 кешене кабул иткән, шуларның 8е – авыр хәлдәгеләр иде.
:: Михаил Владимирович, вакыт узу белән вирус һәм аның билгеләре үзгәрергә мөмкинме?
– Бу сорау әле тулысынча өйрәнелмәгән. Терелеп тә, кабат авыру йоктырган очраклар күзәтелә. Бу очракта авыру билгеләре дә шул ук. Яшьләрдә югары температура, тын алу авырлашу, ютәл булса, өлкәнрәкләрдә исә температудан бигрәк йөрәк-үпкә эшчәнлегендә җитешсезлек күзәтелә.
:: Хәзерге вазгыятьтә ОРВИ булган очракта да компьютер томографиясе ясатырга кирәкме?
– Коронавируска бәйле объектив шик булган очракта кирәк. Объектив шик дигәнем, бу – коры, какырыксыз ютәл, сулыш алуда кыенлыклар инде. ОРВИ вакытында коры ютәл бик сирәк очракта гына күзәтелә. Югары температура турында да онытмыйк.
:: Коронавирустан үлүчеләрне ярырга җибәрәләр, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
– Бу бит коронавируска гына бәйле нәрсә түгел. Федераль закон нигезендә, һәр мәетне ярдырабыз. Бу – хастаханәләрдәге төп шарт.
:: Сезгә бирелә торган иң еш сораудыр: вирус кайчан көчсезләнер икән?
– COVID-19 инфекциясенең сезоны билгеле түгел, менә шунысы начар шул. Кайчан бетәсен фаразлау кыен. Җәйгә – июнь-июль айларына тәмамлансын иде инде. Алга таба ни булыр, күрербез.
:: Табибларның хәле ничек?
– Персонал арасында авыру йоктыручылар, гомумән, юк. Табибларыбызның хәлләре яхшы. Алар көн саен, эшкә керешкәнче, температура контролен уза, тамакларын карыйлар. Температуралары күтәрелгән, тамаклары аз гына кызарган булса, ютәлли башласалар, диагностика узарга җибәрәбез. Әйткәнемчә, әлегә берсендә дә чир ачыкланмады, зарлар юк.
:: Гаиләгез белән ничек аралашасыз?
– Ай ярым күрешеп аралашкан юк. Хастаханәдә, кунакханәдә яшим мин. Бары тик телефоннан гына сөйләшәбез.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү