Бер айдан соң тавыш бирәбез

Россия Президенты Владимир Путин, 1 июль – Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне башлап җибәрү өчен юридик яктан иң кулай көн, дигән фикердә. «Бүген без, тавыш бирү нәкъ менә шушы көнне, ягъни 30 тәүлектән соң узачак, дип игълан итсәк, кешеләргә тәкъдим ителә торган барлык төзәтмәләргә тагын бер кайтып, тәкъдимнәргә карата үзләренең мөнәсәбәтен билгеләү мөмкинлеге бирәчәк бу», – дигән ул Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме әгъзалары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә.
Владимир Путин россиялеләрне тавыш бирүдә актив катнашырга өндәгән. «Чөнки Төп Закон – илебезнең, үзебезнең, балаларыбызның тормышына нигез итеп алынган Конституция турында сүз бара, – дигән дәүләт башлыгы. – Россиядә яшәүчеләрнең Төп Закон параметрларын билгеләүдә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнашачагына исәп тотам».


Фикер өстәү