Россия Президенты Владимир Путин, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, планлаштырылган парад һәм салют белән бәйле рәвештә, 24 июньне ял көне дип игълан иткән иде.
8-11 июнь көннәрендә кыскартылган эш атнасы һәм озын яллар россиялеләрне 12 июнь-Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан көтә. 11 июнь көнне эш көне бер сәгатькә кыскара.
Шулай итеп 22сеннән 23 һәм 25ннән 26 кадәр эшлибез.
24 июнь эш көне булмаса да 23 — ял алды көне булып саналмаячак һәм эш көне 1 сәгатькә кыскартылмаячак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat