ШӘЛЕ ЧҮБЕ – 2: сабыр гына көтәргә кала

Газетабызның 71 нче санында «Шәле чүбе» дигән язма басылып чыкканнан соң, уңай үзгәрешләрне күргән авыл халкы безгә рәхмәт әйтеп шалтыратты.

– Газетада язма басылып чыккан көнне үк авылдагы барлык контейнерлардагы чүп-чарны һәм алар тирә­сен­­дә аунап ята торган каты көнкүреш калдыкларын бер­сен дә калдырмыйча җыеп чыктылар. Моңа кадәр ул чүп атналар буе ята иде. Әлеге контейнерлардан ерак түгел генә мәйданда Сабан туе уза. Анда да күп­тән­нән җыеп куелган чүп капчыкларын чистартырга куллары җитми иде. Язма чыккач, ялт иттерделәр. Үзгәрешләрне күреп күңел сөенә, – ди авыл халкы.

Шәле чүбе: халык – чүптән, башлык халыктан зарлана

Дөрес, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов безгә: «Чүпне 1 июньнән капчыклар белән җыя башлаячакбыз», – дип белдергән иде. Язма басылган көнне үк «ВТ» хәбәрчесе белән элемтәгә чыккан Питрәч районы хакимиятенең матбугат үзәге дә шулай дип ышандырган иде. Ләкин әлегә, халык әйтүе буенча, бу мәсьәләдә яңалыклар юк икән. Без кабаттан районга шалтыратырга булдык.
Районның матбугат үзәге белгече әйтүенчә, хәзерге вакытта Шәле авылында, чыннан да, чүпләрне капчык белән җыю мәсьәләсе карала.
– Әлеге вакытта чүпне Шәле авылыннан шул ук төбәк операторы җыя. Кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итеп бетергәч, капчык белән алып китү тәртибенә күчәчәкләр. Халыкка озак көтәргә туры килмәс, дип уйлыйбыз. Машина чүпләрне билгеле бер вакытта гына килеп алмаячак, ә атнаның бер көнендә көн озынына җыячак, – дип аңлаттылар безгә. Халыкка исә тагын бераз сабыр итеп, көтәргә генә кала.

Зөһрә САДЫЙКОВА

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү