Мөслимә Латыйпова “чәркәханә”ләрне хәләл кафеларга әйләндерергә тәкъдим иткән

Республикада “чәркәханә”ләр эшчәнлекләрен дәвам иттерергә теләсә, хәләл кафега әйләнергә мөмкиннәр. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөслимә Латыйпова Икътисад комитеты утырышында шундый тәкъдим белән чыккан.

“Шул “чәркәханә”ләр аркасында ишегаллары бәдрәфкә әйләнә, балалар мәйданчыклары котсызлана. Классик кафе икән, хәмерсез генә дә эшләргә була. Хәләл – бүгенге тренд ул. Хәзерге вакытта дөрес туклану да модада. Хәмер белән эшләү мәҗбүри түгел”, – дигән ул.
Комитет утырышында депутатлар алдына, күп фатирлы йортларда урнашкан “чәркәханә”ләрнең барысын да (111 объект) ябаргамы, әллә инде мәйданы 50 кв.метрдан кимрәк булганнарын (26объект) гына ябаргамы, дигән сорау килеп баскан.
Комитет рәисе Марат Галиев мондый нокталарның һәммәсен дә ябуны күздә тотуны, чиктән тыш кырыс чара, дип бәяләгән. “Яхшымы-начармы – бизнес бит бу, аларда кешеләр эшли”, – дигән ул һәм “чәркәханә”ләр ябылып беткән тәкъдирдә кулланучыларның контрафакт эчемлеккә күчә башлау ихтималын белдергән.


Фикер өстәү