Алты бала бәхете

Нәкыйп бабам һәм Фагыйлә әбием Мөбарәкшиннар Арча районы, Күлтәс авылында туып, бөтен гомерләрен шушында яшәделәр. Бер-берсенә ныклы терәк булып, 58 ел парлап гомер иттеләр. Без белгәндә инде алар авылның дәрәҗәле, өлкән кешеләре иде. Ә күпме тормыш давылларын кичергәннәр бу еллар эчендә. Ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән аларга.

1940 ел. Япь-яшь, җиләк шикелле чаклары. Бабам белән әбием, өйләнешеп, тормыш корып җибәрәләр.

Гөрләтеп кенә яшисе иде дә, сугыш башланып китә. Авылның бик күп ир-егетләре фронтка китеп бара. Нәкыйп бабама, уңган балта остасы буларак, хәрби комиссариат Арча урман хуҗалыгында сугышчыларга чаңгы ясау бурычын йөкли. 1941 елның декаберенә кадәр бабам Лесхоз бистәсендә көнне төнгә ялгап эшли. Бары үзенә алмаш әзерләп, үз куллары белән чаңгы бөгә торган җайланма ясап бетергәч кенә, аңа фронтка китәргә рөхсәт бирәләр.

– Фагыйлә, елама, без немецны җиңеп, озакламый кайтып та җитәрбез, – дип китсә дә, җиңү тиз генә насыйп булмый. Авылга көн саен кайгы хәбәрләре килә башлый. Хат ташучыны күргән саен, әбиемнең дә йөрәге сулкылдап куя торган була. Бәхеткә каршы, андый хәбәр читләтеп үтә. Бабама күп мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Тракторчы булганлыктан, аны танк частена билгелиләр.

Немецларны куып барган безнең частьлар Одер елгасына килеп туктыйлар. Фашистлар бар төр кичү җайланмаларын юк иткәннәр. Вакытны үткәрмичә, елганың теге ягына чыгарга кирәк. Саперлар бер төндә елга аркылы пантон күпер сала. Дошман сизеп алганчы, караңгыда техниканы һәм гаскәрне теге ярга чыгарып, плацдарм алырга кирәк була. Күперне беренче кичү һәм теге якта плацдарм тоту бурычы тәҗрибәле сугышчы Нәкыйп Мөбарәкшинга йөкләнә.

Нәкыйп  бабам сугышчан бурычын җиренә җиткереп үти. Бу батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

Үлем аны аз сагаламый. Алты мәртәбә янган танк эчендә калырга туры килә. Һәрвакытта сау-сәламәт, исән чыга. Бер очракта ничек исән калганына үзе дә ышанмый.

Белоруссиядә була әлеге вакыйга. Таң беленү белән бер авылга һөҗүм итеп, аны алу бурычы куела. Көзге пычрак. Бабамнар экипажын разведкага җибәрәләр. Инде кырый йортларга 30 – 40 метр ара калган. Шул чакта танкка зур кувалда белән суккан кебек була. Икенче «сугу»да мотор туктап кала һәм танкны ялкын чолгап ала. Нәкыйп бабам йөртү өлешенең өске капкачына ташлана. Аны снаряд зарарлаган икән. 10 сантиметр чамасы гына ачыла. Ул бар көченә күтәреп карый. Авыр капкач бирешергә уйламый да. Тиз генә аскы люкка ташлана. Анысы  да нәрсәгәдер терәлгән. Ут көчәйгәннән-көчәя бара. Инде шинель итәкләре көйри башлый. Танк эче янган май төтене белән тула. Күзләрне ачыттыра, суларга һава җитми. Ул арттагы экипаж бүлегенә үрмәли. Мондагылар инде чыгып киткәннәр. Танкның өстендә инде тоташ ялкын телләре бии. Аз гына соңласаң да, күмергә әйләнүең бик мөмкин. Ул битен перчаткалар белән каплап, люкка ташлана. Колакларны, битнең ачык җирләрен ялкын ялый. Ул, бар көчен җыеп, арткы люктан чыгып, җиргә сикерә. Тыкылдаган пулемет тавышын ишетеп, танк артына үрмәли. Көйри башлаган киемнәр тәнне пешерә. Шулай да ул пулемет утыннан танк артына качарга көч таба. Аның бәхетенә каршы, шунда җыелган су очрый. Бабам шул суга тәгәрәп, көйрәгән киемнәрен сүндерә һәм танк ышыгыннан кызу-кызу коры елгага шуыша. Елгага төшсә, ярга аркасын терәп утырган яралы командирны очрата. Экипаждан өч егет ачык якка йөгергәннәр. Аларның өчесен дә пулеметтан атып үтергәннәр. Һәлак булган егетләрне авыл уртасында җирлиләр.

Сугышны бабам 1945 елның 6 маенда Эльба ярларында тәмамлый. Әбием һәм сугыштан соң туачак алты баласы бәхетенә бабам исән-сау туган авылга әйләнеп кайта. Ә хатынын, ике кызчыгын ятим калдырып, Солтан абыйсы, егерме яшен яңа тутырган Сәлахетдин энесе яу кырларында мәңгегә ятып калалар.

Фагыйлә әбиемә дә җиңел булмый. Колхозда эшче көчләр юк. Урман кисү, печән чабу дисеңме, көчле куәтле кеше дип, кайда авыр эш – шунда кушалар. Ачлы-туклы килеш бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә туры килә аңа.

Нәкыйп бабамны, сугыштан кайткач, нәселдән килгән кортчы буларак (әтисе Мөбарәкша бабай да бик оста умартачы булган), умартачы итеп куялар. Сугыш каһарманы тыныч хезмәттә дә сынатмый. Ул елдан-ел әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп килә. 29 ел эшләү дәверендә Татарстан буенча беренче урынны яулап, дүрт мәртәбә Мәскәүдә була. Һәр ел саен кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әле лаеклы ялга чыккач та,  Нәкыйп бабам үзенең яраткан һөнәрен ташлап бетермәде. Шактый еллар үзенең хуҗалыгында 20ләп  баш умарта тотты. Әбием белән күп еллар сыер, сарыклар, каз-үрдәк, тавык-чебеш асрадылар. Какча гәүдәле, җиңел сөякле бабайның мин беркайчан да эшсез утырган вакытын күрмәдем. Җәйне ул умарта кортлары янында, бакчада үткәрде. Ә кышкы озын кичләрдә үзенең остаханәсендә умарта, тәрәзә кысаларын, йөзлекләрен, йорт җиһазларын бик оста итеп ясый торган иде. Әбиемнең пешергән  камыр ашлары турында бөтен авыл халкы мактап искә ала. Йорттагы чисталык, пөхтәлек, бәрәкәт тә әбиемнең уңганлыгы турында сөйли.

Бабай белән әби,  алты бала үстереп, тормышка аяк бастырганнар. Арада иң өлкән онык буларак, миңа әбием белән бабам янында күбрәк булырга, аралашырга туры килдеме, белмим. Әмма бик еш кына бабамның куенына сыенып, аның сугыш турындагы хатирәләрен тыңларга  ярата идем.

Берзаман сугыш ветераннарына шактый ташламалар бирә башладылар. «Минем өчен иң зур бүләк – исән калуым, шушы балалар, шушы тормышым. Ә анда яшәү тәмен татырга өлгермәгән күпме егетләребез харап булды», – диде ул авыл шурасыннан килгән ханымга һәм, бездән яшереп кенә, күз яшьләрен сөртеп алды. Ул вакытта кечкенә булсам да, йөрәккә уелып калды әлеге вакыйга.

Бала хәтеренә бик нык сеңеп калган тагын бер нәрсә: Нәкыйп бабам тормышны, кешеләрне, табигатьне бик яратты. Инде сигез дистәне тутыргач та, ул язын агачларның яфрак яруына, болыннарның чәчәккә күмелүенә,  кошлар сайравына, көзге муллыкка  чын күңеле белән соклана, балаларча шатлана белә иде. Ә авылның уртасында нур чәчеп торган матур, төзек йортларыннан беркайчан да кеше өзелмәде. Кемнәр генә килми иде аларга. Сынау алдында калып, киңәш сорарга да, йомыш-үтенеч белән дә, шифалы бал алырга да. Бу нигездә һәрвакыт яшәп килгән язылмаган кануннар барын хәтта без, оныклар да, бик яхшы белә идек. Монда беркайчан да гайбәт сөйләшмиләр, кешедән күпсенмиләр, кем генә килеп керсә дә, якты йөз белән табынга чакыралар, киткәндә күчтәнәч биреп, капка төбенә кадәр озата чыгалар.

Күлтәс авылының әнә шундый «ак бабай» белән «ак әби»е иде  безнең газизләребез.  Без – балаларыгыз, оныкларыгыз, авыл халкы – һәрвакыт сезне яратып, хөрмәтләп, сагынып искә алабыз.

Раушания Шәймуллина.

Арча районы,

Лесхоз авылы


Фикер өстәү