Татарстанның бер шәһәрендә Сабан туе үткәрелмәячәк

Әлмәт шәһәрендә Сабан туе үткәрелмәячәк. Күпләрне кызыксындырган әлеге мәсьәләгә бүген туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов ачыклык кертте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Сабан туен республика дәрәҗәсендә кече торак пунктларда гына үткәрү планлаштырылган. Хәзерге вакытта кайсы авылларда узачагы һәм көннәре хәл ителә. Шәһәрдә Сабан туе узмаячак», — диде район башлыгы.

 


Фикер өстәү