Татарстанда хокук сакчысын машина белән бәрдергәч 2 метр араны сөйрәп барганнар

8 июньдә, Биектау районында полиция хезмәткәрләрен трактордан әйбер урлау буенча җинаять урынына чакырталар.  Җинаять урынына килгән участковый ике кешене күреп ала. Алар хокук сакчысын күрүгә «УАЗ» машинасына утырып җинаять урыныннан качмакчы була. Полиция хезмәткәре шунда ук каракларны тоткарламакчы була, әмма машина йөртүчесе, полицейскийны бәрдереп, аны 2 метр сөйрәп бара.

Хәзерге вакытта «УАЗ» йөртүчесе тоткарланган, аңа карата «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрен бәрдертү факты буенча материаллар ТР Тикшерү комитетына юлланган.


Фикер өстәү