Михаил Мишустин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлады

Татарстанда яшәүчеләрне республика юбилее белән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да котлады. «Татарстан үзенең 100 еллыгын төрле өлкәләрдә зур казанышлар белән каршы ала.

Бүген республика – мәгълүмат технологияләре, фәнни җитештерү, югары технологияле медицина актив үсеш алган эре сәнәгать төбәге, биредә автомобиль төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларында эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, – диелгән котлауда. – Татарстанда яшәү, эшләү, уку һәм ял итү өчен аның халкына гына түгел, бу матур төбәк тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга күпсанлы кунакларга да уңайлы булсын өчен барысы да эшләнә». Россия Премьер-министры билгеләп үткәнчә, республикада мәгариф, мәдәният һәм спортны үстерү, күпгасырлык милли традицияләрне саклау, төрле милләт халкының һәм дин тотучыларның тату яшәве өчен күп эш башкарыла.


Фикер өстәү