Әгъзам Гобәйдуллин: «Үзидарә өлкәсе Конституциягә кертеләсе үзгәрешләргә зур өметләр баглый»

26 июньдә Казанда Достоевский урамы, 51 йорт адресы буенча урнашкан 65 нче сайлау участогында «Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Россия Конституцисенә төзәтмәләр кертү буенча үз тавышын бирде.

– Чыннан да, Конституциягә төзәтмәләр кертү – зур вакыйга. Алар күп кенә сәяси, икътисади, социаль сорауларны үз эченә ала. Шул исәптән үзидарә өлкәсен дә. Бу үзгәрешләр тормышыбызның дәрәҗәсен тагын да яхшыртырга юнәлдерелгән. Күп кенә өлкәләргә бу үзгәрешләр уңай нәтиҗәсен бирер дип уйлыйм. Үзидарә өлкәсе дә аларга зур өметләр баглый. Бу тармакта да хәл ителмәгән күп кенә проблемалар бар. Бу, иң элек, муниципалитетлардагы, үзидарәдәге вәкаләтләрнең финанслар белән расланмавы. Минемчә, үзгәрешләрдән соң, бу проблемаларны, вәкаләтләрне дәүләт һәм муниципаль органнар арасында дөрес итеп бүлү һәм аларны тулысынча финанслау мәсьәләсе хәл ителер. Әлеге үзгәрешләр хакимият структурасында үзидарә органнарының әһәмиятен арттырыр дип уйлыйбыз, – диде ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү