Татарстан 29 июньнән үзизоляциягә бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә

29 июньнән Татарстанда үзизоляция режимына бәйле кертелгән чикләү чаралары өлешчә алыначак. Тиешле карарны Министрлар кабинеты раслады.

Шулай итеп, республикада мәйданы 800 кв метрдан артмаган, аерым керү ишеге булган кибетләр эшчәнлеге рөхсәт ителәчәк. Балалар сәламәтләндерү учреждениеләре эшли башлаячак. Спорт һәм балалар мәйданчыкларына йөрергә ярый; районара туристларны һәм балаларны ял урыннары илтә торган автобус маршрутлары да эшкә керешәчәк. Мондый очракта пассажирларның кулында махсус путевкасы булу мәҗбүри.

Карарда язылганча, 65 яшьтән өлкәннәр үзизоляция шартын төгәл үтәргә тиеш.

Кайбер чикләүләр әле гамәлдә кала. Мәсәлән, кинотеатр, төнге клублар, күңел ачу урыннарына йөрү әле дә рөхсәт ителми, сәүдә йортлары (кайбер районнардагы үзәкләрдән кала) эшләми. Таксида икедән артык пассажир йөртү, кальян тарту, җәмәгать урыннарында битлек һәм пирчәткәсез йөрүгә бәйле чикләүләр гамәлдә кала.

Өченче этапка күчү исә 10 июльдән дә иртәрәк булмаячак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү