100гә якын федераль законга да үзгәрешләр кертү кирәк булачак

Россия Конституциясенә үзгәрешләр керткәннән соң, шактый федераль законнарга да үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

— Яңа Конституция имзалангач һәм халыкка тәкъдим ителгәннән соң, 100гә якын федераль законга да үзгәрешләр кертү кирәк булачак. Билгеле, бу шактый вакытны алачак, күләмле эш көтелә. Республика Парламентына да үз законнарыбызны яңалары белән туры китерергә туры киләчәк. Йә комитетлар, йә махсус эшче төркем аша — төзәтмәләрне законнарга җавап бирерлек итеп тәртипкә китерүне ничек башкарачагыбызны уйлыйбыз, — диде ул.


Фикер өстәү