Азнакай кызына җитмеш төрле һөнәр дә аз

Беләм инде, кызга түгел, егет кешегә бит ул диярсез. Шулай да  мәкальдәге  егет  сүзе «уңган-булган»ны аңлата дип уйлыйм. Светлана Шәвәлиевага бик тә туры килеп тора бу сүзләр. Аның белән очраклы гына, Әлфия апа Айдарскаяның 95 яшьлек юбилеенда танышкан идек. Нәрсә белән җәлеп итте дисезме? Бүләккә дип фильм төшереп килгән. Анда төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез,  Әлфия апаның әнисе, күренекле композитор Сара апа Садыйкова җырларын җырлап, юбилей белән котлыйлар, сәламнәрен тапшыралар. «Әниемнең җырларын Җир шары буйлап җырлыйлар икән», –дип Әлфия апа бер гаҗәпләнсә, мин Светлана ханымның, хәзергечә әйтсәк, «мобиль» булуына шаккаттым. Дөнья буйлап таралган шул җырларны ике көн эчендә җыйнап, менә дигән фильм  ясап куйган.  Иҗат кешеседер инде дисәм, КНИТУ-КАИның гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты, химия фәннәре кандидаты, Автоматика һәм электрон прибор төзелеше институтының директор урынбасары булып чыкты. Әмма фән җене кагылган кызга сәнгать дөньясы бер дә чит түгел.

– Азнакайның 6 нчы мәктәбен алтын медальгә тәмамлагач, университетның химия факультетына укырга кердем. Хыялым иде бу минем. 9 нчы сыйныфтан соң Казанга «Орбиталь» лагерена барып кайткач, химик буласым килде. Әти-әнием каршы килмәде, укырга ярдәм иттеләр. Аспирантура тәмамладым. 1994 ел иде бу. Дөньялар бозылган чак. Ирем белән өч бала үстерәбез. Тормышны алып барырга кирәк, шуңа күрә әллә кайларда эшләргә туры килде. Үзгәрешләр көтмәгәндә, уртанчы кызымны сынлы сәнгать түгәрәгенә илтүемнән башланды. Аларга дәресләрне Миля Нуруллина исемле рәссам бирә иде. Баланы көтеп утырырга туры килә бит инде.  Бервакыт ул миңа: «Әйдә, үзең дә ясап кара!» – дип тәкъдим итте. Башта куркыбрак торсам да, кулга кылкаләм алып, беренче рәсемемне ясадым. Һәм… әйтерсең лә, ниндидер могҗиза булды: ясап киттем. Югыйсә мәктәптә рәсем дәресләрендә этләнеп бетә идем. Кулыма пумала тотып караганым да булмады.  Аннары исә көнгә бишәр картина ясаган чакларым да булды.

– Бу эшне дәвам итәргә мөмкинлекләр бармы?

–  Үзем шушы өлкәдә кайный башлагач кына белдем. Бездә минем кебек үзешчән рәссамнар күп, әмма аларның иҗат итәргә дә, картиналарын күрсәтергә дә мөмкинлекләре юк икән. Уйладым да, берләшү өчен «Ял көне рәссамы» дигән иҗтимагый хәрәкәт оештырдым. Биш ел рәттән Дуслык йортында күргәзмәләр уздырдык.

– Буяуларны пыялага алыштыру мәрәкәсе, ягъни фьюзинг белән шөгыльләнә башлау нилектән килеп чыкты?

– 2011 ел иде бу. Бервакыт шулай интернетта актарынып утырганда пыяладан эшләнгән әйберләргә күзем төште. Әллә нәрсә булды шунда. Ачам да карыйм, ачам да карыйм. Аларны элегрәк Төркиядә күргәнем искә төште. Ул чакта ял итәргә баргач, пыяладан эшләнгән әйберләр кибетенә килеп эләккән идек.  Беркемгә кызык түгел, ә мине алып чыгып китә алмый азапланып беттеләр.  Андагы матурлыкка чын-чынлап гашыйк булган идем. Ниһаять, тәвәккәлләргә булдым. Һөнәрем буенча химик булгач, әллә ни проблемалар килеп чыкмады, технологиясен чамалыйм бит инде. Универсиада алдыннан халык һөнәрчелеге осталарына бәйге игълан иттеләр. Күп уйлап тормадым, бизнес-план яздым да эшкә керештем.  300 мең сум грант оттым. Җиңелрәк булып китте.  Шул акчага мичләр, инструментлар сатып алдым. Остаханә өчен арендага бина алдым. Әле картиналар белән шөгыльләнгәндә үк ирем: «Бик кыйммәтле хобби икән бу»,  – дигән сүзләр әйткәли иде. Пыялага күчкәч, монысы тегесеннән дә кыйммәтрәк икән, диде, ләкин ярдәменнән ташламады.  Кереме юк бит. Чималын да үзең табасың, күргәзмәләрне дә үзең оештырасың, ясаган әйберләрне сату да бик авыр.

– Сату дигәннән, сезнең пыяладан иҗат иткән витражлар, сәгатьләр, интерьер детальләре,  декоратив панно, бижутерияләр белән кызыксынучылар күпме?

– Пыяла – бик киң таралган, әмма шул ук вакытта бик серле материал бит ул. Аңа карашы буенча кешеләр, минемчә, өч төркемгә бүленә. Беренчеләре, минем кебек үк, күрүгә ябышалар, күзләрен ала алмыйлар, икенчеләре – битараф, өченчеләрен исә якын да китереп булмый,  әйләнеп узалар. Шуңа күрә клиентларым бик аз, аның каравы пыяла әйберләр өчен үлеп торалар.

– Чит илләргә чыга башлавыгыз да әнә шундый теләктәшләрне күбрәк табасы килгәннән чыгып эшләнгән булса кирәк?

– Бәлки. Мин Пермь, Мәскәү шәһәрләренең арт-галереяларында да булып кайттым, Казанда, әлбәттә, ел саен катнаштым. Төрле төбәкләрдә оештырылган Сабантуйларда да күргәзмә оештырдым. Европа илләрендә кул эшләренә халык бик мөкиббән, дип ишеткәнем бар иде. Шул ымсындырды бугай мине. 2015 елны Германиядә халыкара Сабантуй үткәрделәр. Берлиндагы оештыручылар белән сөйләштем дә  китеп бардым, бәләкәй генә күргәзмә оештырдым. Безнекеләр: “Нишләп йөрисең монда?» – дип шаккаттылар. Шунда 25 илдән  татарлар килгән иде. Татар мәдәниятен саклап, яратып яши торган кешеләрнең күп булуына сокландым. Кызып китеп, шул ук елны көз көне Парижда үткәрелгән «Европа татарларының халыкара альянсы» корылтаена теркәлгән күргәзмәдә катнаштым. Анда: “Татарстанда пыяладан да әйберләр ясыйлармыни? Югыйсә күннән эшләнгән, чигелгән  гел бер үк төрле әйберләр алып киләләр»,  – дип бик гаҗәпләнделәр.

– Европа илләрендә яшәүче татарлар белән бик дустанә мөнәсәбәттә күренәсез. Социаль челтәрләрдә дә элемтәләрегез дә шактый  киң.

– Төрле чаралар үткәргән вакытта гына аралашу әллә ни якынаюга китермәскә дә мөмкин. Вазгыять башкачарак  бит андый вакытта, гел ни беләндер мәшгуль буласың.   Германиядә  татарлар «Көзге очрашу» дигән чара үткәрәләр. Бервакыт шунда чакырганнар иде. Кунакханә белән мәсьәлә хәл ителмәү сәбәпле, ярдәм итүләрен сорадым. Икегез дә  рәссам, серләрегез туры килер, дип мине Җәмилә Назыйрова-Гергенредер белән аларның өйләренә озаттылар. Әлфия апа белән очрашуым да шуңа бәйле. Җәмиләнең әтисе рәссам Әнвәр абый заманында  Сара апа белән дус булган. Аның кызы исән, Казанда яши икән, эзләп тап әле, дип үтенде. Җәмиләнең ире Виктор Гергенредер – шагыйрь. «Җидегән чишмә» җырын искиткеч итеп русчага тәрҗемә иткән.

– Европадагы милләттәшләребез белән нәрсәләр турында гәпләшәсез?

– Беренче чиратта аларны тел мәсьәләсе кызыксындыра. Нинди программалар бар? Балаларны ничек татарча сөйләшергә өйрәтергә? Мәдәни тормышны, гомумән, Татарстанда булган бөтен яңалыкны күзәтеп баралар. Балалар өчен милли элементлар белән  уеннар эзлиләр. Тапсалар, бер-берсенә шунда ук хәбәр бирәләр. Казанда яшәгәч, мин татар телле матбугатны күзәтеп тә, аларга юнәлеш бирәм. Шул исәптән, «Ватаным Татарстан»ны да укыйбыз. Киемгә дә нык игътибар бирәләр чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез.  Мин үзем дә алардан үрнәк алам. Германиядә Сабантуйга барлык татарлар да  шундый зәвыклы милли киемнәрдән килгәннәр иде. Хәтта оялып киттем.  Әле ярый туникам мөселманча бизәкләр белән, Төркиядә алынган иде. Тиз генә башыма яулык урап куйдым.  Шуннан кайткач,  күлмәк, камзул тегәргә заказ бирдем. Аяк киеме алдым, калфак юнәттем.  Парижга баргач, синең күлмәгең – иң  зәвыклысы, дигәннәренә хәтта горурланып куйдым. Казанда тектеләр бит.

– Светлана ханым, ирегез әйтмешли, без һаман да хобби турында сөйләшәбез. Бу шөгыльләрне сез төп эшегездә дә кулланасыз дип беләм.

– Мин вузда укытудан тыш,  һөнәри юнәлеш бирү буенча директор урынбасары булып та эшлим. Бу гамәлем мәктәп укучылары белән бәйле. Ягъни югары уку йортына кереп, укуын дәвам итәрлек балаларны барлыйм. Шул җәһәттән уку йортында Пыяланы эшкәртү буенча фәнни-техник үзәк ачтык.  Мәктәп балалары экскурсиягә килә, алар өчен мастер-класслар үткәрәм. Күргәзмә залы да шунда.  Кыскасы, минем эш тә җиңеләйде, файдасы, нәтиҗәлелеге дә артты. Узган уку елында 320 балага мастер-класс үткәргәнмен. Куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау йөзеннән бер төркемдәге балалар саны  10 – 15тән  артмаска тиеш. Шул ук сәбәп белән 5 нче сыйныфтан башлап кына кабул итәбез. Без КАИда чын тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган очкыч – Ту-144 эчендә «Авиация тарихы» дип аталган музей да ачарга әзерләнәбез. Монысы исә бигрәк тә файдалы булыр кебек. Гомумән, һәр эшчәнлек бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм. Кайчандыр яратып шөгыльләнгән хезмәтнең берсен дә онытырга, ташлап калдырырга ярамый. Картиналар ясадыгыз да оныттыгыз бит әле, диярсез инде. Юк, ташламадым. Уку йортында үзебезнең студентлар, хезмәткәрләр, аларның гаиләләре катнашында ел саен «КАИ – ял көне рәссамнары» дигән күргәзмәләр оештырам, быел гына үткәреп булмады. Арабызда талантлы кешеләрнең күплегенә исем китә. Үз иҗатым белән таныштырырга да мөмкинлек туа.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү