Кызыл карлыганнан бик тәмле желе ясау ЫСУЛЫ

1 кило карлыганга 1 кило шикәр комы исәбеннән ясала.

Карлыганны юабыз, әмма чемнәреннән чистартып тормыйбыз. Кул белән яхшылап изәбез. Тирән эчле кәстрүлгә тутырып, болгата-болгата, көчле утта 8 минут пешерәбез (ике кило карлыган икән – 16 минут). Озак пешерергә кирәкми, юкса организм өчен бик файдалы пектин матдәсе юкка чыгачак. Иләк аша чыгарабыз (чемнәре иләктә кала). Иләктән чыгарылган кайнар массага 1 кило шикәр комы кушып, шикәр комы эреп беткәнче, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан желены чиста банкаларга тутырып, капкачсыз гына суытырга алып куябыз. Суынгач, капкач белән борып ябабыз.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү